- әвернә
- 1. Бер-берсенә аркылы куеп тоташтырылган, ныгытылган ике борыс, планка һ. б. ш.. Гомумән, тәре формалы әйбер 2. Киләпле җепне йомгакка ураганда кулл. тор. , аркылы ике тактаны әйләнерлек итеп урнаштырып эшләнгән җайланма. ӘВЕРНӘ АГАЧЫ – Киләпле җеп урнаштырыла торган әвернәнең төбе, аяклары. ӘВЕРНӘ КАШЫГЫ – Әвернә такталарының башларына җепне тотар өчен кертеп куелган агачлар. ӘВЕРНӘ ТАКТАСЫ – Әвернә агачының өстенә кидереп куелган ике аркылы агач, әвернәнең канатлары. ӘВЕРНӘ СӨЯГЕ – Умыртка баганасының берегеп үскән һәм оча сөягенә килеп тоташкан биш умырткадан торган иң түбән өлеше; сигезкүз сөяге. ӘВЕРНӘ ЧӘЧӘКЛЕЛӘР – Чәчәгенең таҗ яфраклары кара-каршы урнашкан ике өлешле үсемлекләр семьялыгының атамасы (мәс. кәбестә, төче торма). ӘВЕРНӘЛЕ КАТКЫ (Ч) – Орлык сыман таякчыкка кидерелгән аркылы ике юка планкадан торган кулдан җеп кату җайланмасы. ӘВЕРНӘЛЕ КОҢГЫЗ – Сары канат өслекләрендә әвернә сыман сүрәт булган, бөртеклеләргә зарар китерә торган коңгыз; рус. Жук-крестовик. ӘВЕРНӘЛЕ ҮРМӘКҮЧ – Аркасына ак төрткеләрдән әвернә сыман сүрәт төшкән зур үрмәкүч; рус. Паук-крестовик
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.